21-22 сентябрьдә Лениногорск муниципаль районының “Лениногорская” агрофирмасы" ҖЧҖ базасында республикакүләм сабанчылар конкурсы узачак. Аның максаты - механизаторларның профессиональ осталыкларын камилләштерү, авыл хуҗалыгы өлкәсендә тракторчы-машинист һөнәрен популярлаштыру. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында белдерелә.
Ярышларда яхшы күрсәткечләргә ия район конкурсларында җиңүчеләр һәм алдынгы механизаторлар катнашачак.
Конкурста сөрү вакыты һәм сыйфаты бәяләнәчәк. Катнашучылар бертөрле сукалар белән җиһазланган сөрү агрегатларында ярышачак.
Ярышларда җиңүчегә кыйммәтле бүләк тапшырылачак. Шулай ук иң оста җир сөрүче 2017 елда Россия сабанчылар конкурсында Татарстан Республикасы данын яклау мөмкинлеген алачак.
"Татар-информ" МА