Әлмәт Өлкәннәр көненә әзерләнә

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

1991 елдан бирле районда үткәрелүче өлкәннәр декадасы быел да уздырылачак. Бу чорда лаеклы ялда булганнарга төрле ярдәмнәр күрсәтелә, чаралар оештырыла.

 Әлмәт өлкәннәре ел саен барлыгы төрле дәрәҗәдәге 21 миллион сумлык ярдәм ала.  Ветераннарны хөрмәтләү предпритяие-оешмаларда, ТОСларда һәм авыл җирлекләрендә 26 сентябрьдән башлана. Предприятиеләре булмаган 1932 елдан өлкәнрәк 750 дән артык пенсионер ТОСларга беркетелгән. Аларны тору урыны буенча хәйрия акчалары хисабына хөрмәтләячәкләр. Шулай ук барыр урыннары таркалган 1932 елдан яшьрәкләргә муниципаль бюджеттан 300 әр сум  акча бүлеп бирелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International