Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерменче утырышы кысаларында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.
Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Ул хәбәр иткәнчә, чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм Россия төбәкләрендәге даими вәкилләре, Татарстан Республикасы Хисап палатасы рәисе, муниципаль берәмлекләр башлыклары, сәнәгать предприятиеләр, банклар, югары уку йортлары вәкилләре, иҗат интеллигенциясе, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Республика лидеры мөрәҗәгатен милләтара һәм конфессияара килешүчәнлек, шулай ук Татарстан тормышының социаль ягына кагылышлы мәсьәләләрдән башлады. “Тотрыклы үсешне һәм иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади үсешне, милләтара һәм конфессияара килешүчәнлекне саклау – болар барысы да кешеләр тормышы сыйфатын күтәрү өчен эшләнә. Без эшләгән елларда республикага карата ышаныч капиталы формалашты. Без үзебезгә алган йөкләмәләрне төгәл үтибез, республиканы үзгәртәбез һәм үзебез дә үзгәрәбез”, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.
“Татарстан уңышлары Россия үсешенә һәм аның халыкара сәяси мәйдандагы роле ныгуына тыгыз бәйле. Президентыбыз Владимир Владимирович Путин гамәлләре бәрабәренә Россия үзенең дөньякүләм держава дәрәҗәсен кайтара”, - дип басым ясап әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан федераль үзәк һәм РФ Хөкүмәте ышанычына һәм ярдәменә ия. Республика җитәкчелеге белән ил Хөкүмәтенең бердәм эш-гамәлләре халыкта яңгыраш ала, моны VII чакырылыш Дәүләт Думасын депутатлар сайлау раслады. “Татарстанлыларның күпчелеге үзләренең эшләре, казанышлары белән республика югары нәтиҗәләргә йөз тоткан тулаем бер команда икәнен күрсәтә”, - диде республика лидеры.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, коммерцияле булмаган оешмалар гражданлык җәмгыятенең мөһим өлеше булып тора, алар халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү системасын үстерүдә актив катнаша.
Икътисади тотрыклылык һәм киләчәккә ышаныч күп балалы һәм тәрбиягә бала алучы гаиләләр саны артуга китерә. “Алар бездә 2 меңнән артык, һәм без республиканың иң зур гаиләләре белән горурланабыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Шунда ул бер гаиләдә үзләренең һәм тәрбиягә алынган 11дән 15кә кадәр бала үстерүчеләр турында берничә мисал китерде. “Аларга һәркайда ярдәм күрсәтелергә һәм алар җирле хакимиятләрнең дә, массакүләм мәгълүмат чараларының да игътибар үзәгендә булырга тиеш”, - дип билгеләп үтте республика башлыгы.
Ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүгә игътибар зурдан булырга тиеш. “Мәктәп балалары республиканың сулышын белеп торсын. Аларны уникаль объектларга алып барырга кирәк. Бу аларның күзаллауларын гына киңәйтеп калмастан, үзләре яшәгән республика, ил белән горурлык хисе дә формалаштыра”, - диде ул.
Республиканың тагын бер казанышы – милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм килешүчәнлек сакланышы. Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу юнәлешендә зур адымнар ясалды. “Бу мәсьәләдә Мәскәү һәм Бөтен Русь патриархы Кириллның килеп, торгызыла торган храмның нигезенә таш салу тантанасын алып баруы республиканы танытуга зур өлеш кертте”, - дип басым ясап әйтте ТР башлыгы.
Татарстан Республикасында яшәүче халыклар арасында тынычлык һәм, килешүчәнлекне саклау мөһим һәм, килеп туган мәсьәләләрне исәпкә алып, Татарстан Республикасы халыклары корылтаеның чираттагысын уздырырга кирәк, дип игълан итте Татарстан Президенты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика казанышларының берсе халыкны хакимиятләр белән элемтә процессына җәлеп итү мөмкин булды дип белдерелде. Сүз эре һәм перспективалы проектларны чынга ашыру турында бара. Татарстанда тормышка ашырыла торган Парклар һәм скверлар елы чараларына, ә хәзер Су саклагыч зоналар проектларына гражданнарның катнашуы уңай үрнәк булып тора. Без кешеләрне уңайлы мохит булдырырга җәлеп итә алдык. 2015-16 елларда уртак көч белән бөтен Татарстан буенча 183 парк һәм сквер төзибез һәм тәртипкә китерәбез. Моннан тыш, Татарстанның 20 районында сулыклар янында ял итү өчен яңа урыннар пәйда булачак", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Бу юнәлештә эш нәтиҗәлелегенең төп күрсәткечләре бу территорияләргә татарстанлыларның ихтыяҗы булу диде республика лидеры. "Биредә заманча актив ял итү культурасы формалаша һәм бу безне куандыра", - дип белдерде Татарстан Президенты. Бу проектларга республиканың һәм һәр районның аерым әйдәп баручы предприятиеләренең өлешләре дә зур.
2017 ел Россиядә "Экология елы" дип игълан ителә, ә Татарстанда - Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы диде республика лидеры. "Безнең шәһәрләрне һәм авылларны яшелләндерүне, сулыкларны төзекләндерүне дәвам итәбез. Бигрәк тә йорт яны территорияләренә игътибар бирү зарур. Республиканың бөтен эре шәһәрләрендә дә диярлек аларны тәртипкә китерү тәҗрибәсе бар. Моннан тыш, торак һәм юллар төзелеше вакытында яшел стандартлар кертү эшләрен дәвам итәргә кирәк", - диде ул.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламаның тулы тексты белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында таныша аласыз.
Әлмәт муниципаль района башлыгы матбугат хезмәте