Иртәгә әлмәтлеләр автомобильсез генә йөриячәк

2016 елның 21 сентябре, чәршәмбе

22 сентябрь – Бөтендөнья автомобильсез көн. Ул инде 1973 елдан бирле билгеләп үтелә, һәм әйләнә-тире мохитен автомобильләр салган зарардан арындыруга, кешеләрне җәяү йөрүгә тарту максатыннан оештырыла.

Әлеге чарада катнашачаклары турында Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Гилемханов, Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыклары белән эшләү буенча урынбасары Алексей Грушин белдерде, алар бу көнне эшкә җәяү киләчәк. Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Булат Ибраһимов һәм Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов исә велосипедта килү ниятләре белән уртаклашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International