Өлкәннәр көне уңаеннан Әлмәт пенсионерларына 1 октябрьдә Белоглазов урамында урнашкан мунчада бушлай юыну мөмкинлеге тудырыла. Гафиятуллин урамында урнашкан “Оазис” сәламәтләндерү комплексы да лаеклы ялдагыларны бу көнне бушлай кабул итәчәк. Бары тик үзең белән пенсия кенәгәңне генә алып барырга кирәк.