ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында беренче тапкыр 2016 елның 28 маенда Әлмәттә "Авызда шеш диагностикасы" проекты башланды.

24 нче сентябрьда “Казан” Агросәнәгать паркында белем бирү оешмаларының авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык-сәнгати әйберләре  ярминкәсе узды. 

Бүген Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов район активы белән киңәшмә уздырды.

24нче сентябрьда  Әлмәтнең “Бобрята” шаяннар һәм зирәкләр клубы командасы Анападан кайтты. Анда алар КВН балалар командаларының халыкара фестивалендә катнаштылар. Оксана Боброва һәм Вилена Балантаева җитәкчелегендәге бу команда беренчелекне яулап, абсолют чемпионнар булдылар.

 

Бәйге өч этапта уздырыла: беренче этап – 1нче сентябрьдан 20нче октябрьга кадәр, икенчесе – 21 нче октябрьдан 2нче ноябрьга кадәр, өченчесе – 3нче ноябрьдан 7нче ноябрьга кадәр узачак.

Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгында районнар буенча медицина учреждениеләренең нәтиҗәлелек рейтингын  төзегәннәр.

Беренче яртыеллык нәтиҗәләреннән чыгып, медицина хезмәте Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Әлмәт һәм Сарман районнарында иң яхшы куелган.

Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко фикеренчә, ана капиталы программасы дәвам итә алыр иде, әмма моны тормышка ашыру икътисадның торышына бәйле. 


25
сентябрь, 2016 ел
якшәмбе

Бүген Әлмәт халкы илкүләм спорт чарасына кушылып, Татарстан кроссында катнашты. Йөгереш Ленин мәйданыннан башланды аннары Ленин, Җәлил, Лермонтов, Радищев, Ленин урамнарыннан узып кабат Ленин мәйданына кайтты. Йөгереш озынлыгы 2300 метр тәшкил итте. 

Бүген Әлмәттә Татарстан кроссы кысаларында Россия Банкының яңа банкноталарына символ сайлау өчен тавыш бирү оештырылды. Волонтерлар махсус мәйданчыкта урнаштырылган ноутбукларда һәр теләүчегә үз тавышларын бирүргә ярдәм итеп тордылар.


23
сентябрь, 2016 ел
җомга

Әлмәт авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итә: 24 сентябрьда, 1нче һәм 8нче октябрьда№2 базарда ( "Торговый двор", Әминов урамы, 5) сәгать 8.00 дән 13.00 гә кадәр авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International