Бүген Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов район активы белән киңәшмә уздырды.
Узган атнада эшләгәннәргә йомгак ясаганнан соң, Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Гыйлемханов шәһәрдә күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерүнең торышы белән таныштырды. Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Эдуард Мингалев оешма эшчәнлегенә йомгак ясады.