24нче сентябрьда Әлмәтнең “Бобрята” шаяннар һәм зирәкләр клубы командасы Анападан кайтты. Анда алар КВН балалар командаларының халыкара фестивалендә катнаштылар. Оксана Боброва һәм Вилена Балантаева җитәкчелегендәге бу команда беренчелекне яулап, абсолют чемпионнар булдылар.