Бәйге өч этапта уздырыла: беренче этап – 1нче сентябрьдан 20нче октябрьга кадәр, икенчесе – 21 нче октябрьдан 2нче ноябрьга кадәр, өченчесе – 3нче ноябрьдан 7нче ноябрьга кадәр узачак.
Бәйгедә катнашырга оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, юридик затлар, халык сәнгате кәсепләре осталары, кәсепчелек һөнәрләре белгечләре, дизайнерлар, рәссамнар, студентлар, укучылар, иҗади берләшмәләр чакырыла. Бәйге турында тулы мәгълүмат www.remeslo.tatarstan.ru сайтында урнаштырылган.