Бүген Әлмәт халкы илкүләм спорт чарасына кушылып, Татарстан кроссында катнашты. Йөгереш Ленин мәйданыннан башланды аннары Ленин, Җәлил, Лермонтов, Радищев, Ленин урамнарыннан узып кабат Ленин мәйданына кайтты. Йөгереш озынлыгы 2300 метр тәшкил итте.
Йөгерешне башлап җибәрү тантанасында катнашучыларны Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдарова сәламләде. Шуннан соң иң көчлеләр йөгереше узды, алар килүгә башкалар да кузгалды.