Әлмәтлеләр Казанның агропромпаркында үз авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итте

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

24 нче сентябрьда “Казан” Агросәнәгать паркында белем бирү оешмаларының авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык-сәнгати әйберләре  ярминкәсе узды.

Әлмәт муницпаль районынан ярминкәдә Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты, Әлмәт политехник техникумы, №65 колледж, Габдрахман, Кичүчат, Кәләй, Колшәрип, Иске Михайловка, Молодежный бистәсе мәктәпләре катнашты. Авыл хуҗалыгы чатырыын бизәү өчен эшләнмәләрне  27, 30, 33, 56, 65 санлы һәм Кичү балалар бакчалары әзерләде.  Кичү мәктбе укытучылары концерт программасы әзерләде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International