Чәршәмбе, 4 январь көнне Әлмәттә һава торышының салкынайтуы көтелә. Күпчелек районнарда кар ява, урыны белән аязучан һава. Температура -7-12 гр., җилнең тизлеге секундына 12 м. Юлларда көчле бозлавык.
Әлмәтнең политехника техникумы студентлары Артур Кирилов һәм Данил Морев “Тамырларга сәяхәт” VII республика бәйгесенең “Иң яхшы видеоэкскурция” номиинациясендә 1 урынга лаек булды.
Әлмәтлеләрнең күпчелеге кышкы бәйрәм һәм каникулларда рәхәтләнеп ял итсә, коммуналь хуҗалык һәм юл хезмәтендә эшләүчеләр шәһәр урамнарында чисталык һәм тәртип булдыру өчен тырыша.
Сишәмбе, 3январь көнне Әлмәттә болытлы һава торышы, карлы яңгыр көтелә. Кайбер районнарда буран булуы да ихтимал. Һава температурасы төнлә -5гр., көндез -3гр. тан +2 гр.кадәр булуы мөмкин.
Яңа ел бәйрәме алдыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлек җитәкчесе Дамир Гарипов “Кыш бабайга булыш” дип исемләнгән акциядә катнашып өч бала тәрбияләнүче Исаевлар гаиләсендә булды.
2017 елның 1 гыйнварыннан Россиядә Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә 12 яшькә кадәрге балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләре өлешенә кертелгән төзәтмәләр үз көченә керде. Беренчедән, яңа елдан җиде яшьтән зуррак балаларны машинаның арткы утыргычына махсус тоткыч җайланмадан башка утыртырга ярый. Әмма алгы утыргычка 12 яшькәчә балалар махсус утыргыч ярдәмендә генә утыртыла: бу – шулай иде һәм шулай калачак.
Россия Президенты Владимир Путин 2017 елны Россиядә Экология елы дип игълан иткән Указга да кул куйды.
Россия президенты Экология елын үткәрү өчен оештыру комитетын төзергә һәм аның рәисе итеп Россия президенты администрациясе башлыгы Сергей Ивановны билгеләргә әмер бирде. Әлеге Указ нигезендә Россия хөкүмәте 2017 елда башкарылачак төп эшләрнең планын булдырачак, бу эшкә, әлбәттә, төбәкләр дә кушылачак.
Сезне Яңа ел белән котлыйм!
Татарстанда төзелеш һәм ремонт объектларында үлем белән тәмамланган очраклар 2016 елда 30%ка кимеде. Моныж турында ТР Хөкүмәт сараенда Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Файзуллин билгеләде.
Бүген Әлмәт муниципаль районының башкарма комитетында хезмәтне саклау буенча координацион советының чираттагы утырышы узды.