Әлмәт юлларында тәртип һәм чисталык урнаштыралар

2017 елның 2 гыйнвары, дүшәмбе

Әлмәтлеләрнең күпчелеге кышкы бәйрәм һәм каникулларда рәхәтләнеп ял итсә, коммуналь  хуҗалык һәм юл хезмәтендә эшләүчеләр шәһәр урамнарында  чисталык һәм тәртип  булдыру  өчен тырыша.  Торак-коммуналь  департаменты ,  шәһәр автомобиль  юллары идарәсе һәм башка шәһәр службалары  белән берлектә  ял көннәренә чаралар планы кабул ителгән иде.  График белән расланган план нигезендә  күп  катлы йортларда  җыйналган  чүпне  вакытында чыгару, җәяүлеләр юлын чистарту һәм  башка таләпләрнең  үтәлеше буенча  һәр көнне рейдлар уздырыла, фото дәлилләр ясала.

 Шәһәр службаларыннан  алынган мәгълүматлар буенча, 31 декабрь- 1 январь  көннәрендә  “Экосервис”  көче  белән күп катлы йортлар  территориясеннән 2118куб.м,  бункер мәйданчыкларыннан 709 куб.м чүп чыгарылган.   Әлмәт автомобиль  юллары  идарәсеннән  шәһәрне чистарту эшенә 50 берәмлек техника җәлеп ителгән,  ике көн эчендә 1000 куб. метр кар түгелгән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International