Сезне Яңа ел белән котлыйм!
Яңа Ел – яңа хисләр, яхшыга ышану һәм өметләнү бәйрәме. Бу бәйрәмне без гадәт буенча гаилә белән каршы алабыз.
2016 елда район зур нәтиҗәләргә һәм күрсәткечләргә иреште. Шәһәребез елдан ел матурлана бара, кешеләрнең яшәү сыйфаты үсә. Бу елда без яңа пляжны ачтык, велосипед инфраструктурасы барлыкка килде, авыл хуҗалыгы өлкәсендә инвестицион проектлар тормышка ашырылды, мәгариф проектлары яңа дәрәҗәгә чыкты.
Әлмәт районында Татарстан Республикасы Президенты, “Татнефтҗ” оешмасы һәм башкалар ярдәмендә яңа биналар, мәктәпләр, балалар бакчалары, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт оешмалары төзелә һәм ремонтлана.
Барлык күрсәткечләргә без бергә ирештек. Бу елгы барлык нәтиҗәләр алдагы эшләргә һәм җиңүләргә булышачак. Алда тагын күп проектлар.
Планнарда – республика һәм федераль проектларны дәвам итү. Алар арасында биналарның капиталь ремонты, урамнарны төзекләндерү, авыл клубларын төзү, юлларны ремонтлау һәм башкалар. Алдагы ел безнең үзебезгә бәйле.
Кадерле дуслар!
Чын күңелдән сезне Яңа 2017 ел белән котлыйм! Хыял һәм планнарыгыз тормышка ашырсын. Яңа елда бәхет һәм мәхәббәт, сәламәтлек һәм иминлек телим!
Әлмәт муниципаль районы башлыгы А.Р. Хайруллин