Татарстанда төзелеш һәм ремонт объектларында үлем белән тәмамланган очраклар 2016 елда 30%ка кимеде. Моныж турында ТР Хөкүмәт сараенда Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Файзуллин билгеләде.
Киңәшмә Татарстан Премьер-министры Ильдар Халиков рәислегендә узды.
Муниципаль комиссияләргә министр ел эчендәге эшне анализларга, иң эффектив ысулларны кулланырга һәм проблемаларны билгеләргә карар итте. Ул 2017 елда хезмәт саклау өлкәсендә профилактика чараларына зур игътибар бирергә әйтте.
Әлмәт районы башлыгы Айрат Хайруллин: “Без күп эш башкардык. Безнең төп күрсәткечләр бик яхшы. Бирелгән хезмәттләр сыйфаты үсте. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә 2017 елда ике сөт фермасын төзергә ният бар. Сөт, ит һәм җимешләрне эшкәртү буенча эшләр дә планда тора. Бу елның нәтиҗәләре өчен сезгә рәхмәт белдерәм һәм Яңа Ел белән котлыйм!”.