Яңа ел бәйрәме алдыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлек җитәкчесе Дамир Гарипов “Кыш бабайга булыш” дип исемләнгән акциядә катнашып өч бала тәрбияләнүче Исаевлар гаиләсендә булды. 12 яшьлек Наил, 8 яшьлек Нурислам һәм 6 яшьлек Айназ Кыш бабайга ел да хат язсалар да,әлеге акциядә беренче тапкыр катнашалар икән. Погонлы Кыш бабайның да аларга беренче тапкыр килүе. Нурислам үзенә тюбинг, энесе белән сеңлесенә коньки сораган булган. Әлмәтнең иң баш полицейские аларның хыялларын тормышка ашырды.