Әлмәт студентлары “Тамырларга сәяхәт” республика бәйгесендә 1 урын алды

2017 елның 3 гыйнвары, сишәмбе

Әлмәтнең  политехника техникумы студентлары   Артур Кирилов һәм Данил Морев  “Тамырларга сәяхәт”  VII республика бәйгесенең  “Иң яхшы видеоэкскурция” номиинациясендә  1 урынга лаек  булды. 100 дән артык уку йортында белем алучы  170 студент  быелгы бәйгедә катнашырга  теләк белдергән.

 Әлеге бәйге беренче тапкыр 2010 елда Татарстанның  тарихи һәм истәлекле урыннарына сәяхәтләр оештыру эшенә яшьләрне тарту, яңа инновацион проектларны тормышка ашыру максаты белән оештырыла.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International