ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2017 ел
сишәмбе

"Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә ресурслар идарәсенең төп юнәлешләре белән идарә директоры  Алексей Лазарев таныштырды. 

Эшлекле дүшәмбене ачып җибәргәндә,  район башлыгы кадрлар билгеләп кую турында хәбәр итте.

Әлмәт муниципаль районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, 2017 елның 30 маенда сәгать 10.00 муниципаль милекне сату буенча ачык формада  электрон аукцион уткәрәләр.  Сатуда Түбән Мактамада урнашкан милек катнаша.  


1
май, 2017 ел
дүшәмбе

Традицион җиңел атлетика эстафетасы кысаларында Әлмәттә тагын бер спорт бәйрәме булды. Район башлыгы Бөтенроссия физкультура – спорт сәламәтләндерү фестивалендә катнашып ГТО нормаларын “Иң яхшы”билгесенә тапшыручыларга алтын билгеләр тапшырды.

Яз һәм Хезмәт бәйрәмендә нефтьчеләр башкаласында шомыр аллеясы утырттылар. 

Бәйрәм чараларының дәвамы “Нефтьчеләр” мәйданында булды. Монда җиде меңнән артык әлмәтле һәм шәһәребез кунаклары җыелган иде. 

Бүген дөньябызның төрле почмакларында Яз һәм Хезмәт көне уңаеннан бәйрәм чаралары уза. Әлмәттә бәйрәм арабыздан киткән хезмәт каһарманнарын искә алудан - Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге шәһәр паркында урнашкан Каһарманнар аллеясына чәчәкләр салудан башланды.


29
апрель, 2017 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел хәйриячесе-2016» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Чара  «Пирамида» да узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. 

Әлмәт районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләре кызу темплар белән бара. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре сөрәләр, күлтилиләр, чәчәләр. 29 апрельгә булган статистик мәгълүматлар буенча, быелгысы елда 16041 мең гектарда көзге культураларны тукландырырга, 31345 мең гектарда бөртекле культураларны чәчәргә кирәк. Барлык чәчү эшләренең 45,4 проценты башкарылган инде.

 Поташняя Поляна урманчылыгы территориясендә уртак көч белән 12500 ылыслы агачлар үсентесе утыртылды. Яшелләндерү эшендә шәһәрең һөнәри көллияте, физкультура техникумы, КНИТУ-КАИ филиалы студентлары да катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International