Бәйрәм чараларының дәвамы “Нефтьчеләр” мәйданында булды. Монда җиде меңнән артык әлмәтле һәм шәһәребез кунаклары җыелган иде. Митингны район башлыгы Айрат Хәйруллин ачып җибәрде. Нефтьчеләр башкаласында барган зур үзгәрешләр, ел казанышлары турында сөйләде. Тәбрикләүләргә Әлмәт шәһәре профсоюзлары координация советы рәисе Марсель Бикмуратов, “Татнефть” компаниясе профсоюз комитеты рәисе урынбасары Андерй Зимин, шәһәрнең яшьләр комитеты рәисе Рамил Закиров кушылды. Тантаналы чыгышлардан соң бәйрәм концерты башланды.