Район башлыгы Айрат Хәйруллин ГТО ның алтын билгеләрен тапшырды

2017 елның 1 мае, дүшәмбе

Традицион җиңел атлетика эстафетасы кысаларында Әлмәттә тагын бер спорт бәйрәме булды. Район башлыгы Бөтенроссия физкультура – спорт сәламәтләндерү фестивалендә катнашып ГТО нормаларын “Иң яхшы”билгесенә тапшыручыларга алтын билгеләр тапшырды. Тантаналы чарадан соң беренче май эстафетасы башланды, барлыгы 800 дән артык кеше катнашты. Башка еллардан аермалы буларак, җитезлектә мәктәп укучылары һәм студентлардан тыш, хезмәт коллективлары һәм башкарма комитет вәкилләре дә үзләренең көчләрен сынадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International