Айрат Хәйруллин: «Уңышка юл хезмәт аша»

2017 елның 1 мае, дүшәмбе

Бүген дөньябызның төрле почмакларында Яз һәм Хезмәт көне уңаеннан бәйрәм чаралары уза. Әлмәттә бәйрәм арабыздан киткән хезмәт каһарманнарын искә алудан - Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге шәһәр паркында урнашкан Каһарманнар аллеясына чәчәкләр салудан башланды. Әлеге чарада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, шәһәр һәм район җитәкчелеге, “Татнефть” компаниясе, профсоюз оешмалары вәкилләре һәм хезмәт каһарманнары үзләре дә катнашты.
Айрат Ринатович әлмәтлеләрне бәйрәм белән котлап, барлык хезмәт кешеләренә ихлас рәхмәтен һәм хөрмәтен җиткерде. “Дан-шөһрәт казануга хезмәт илтә. Без бу турыда сөйләргә, яшьләргә аңлатырга тиешбез. Мондагы Хезмәт каһарманнарының хезмәт юлы – яшьләребезгә үрнәк. Каһарманнарны без һәрчак истә сакларбыз, аларга безнең рәхмәтебез һәм хөрмәтебез чиксез!”- диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International