Яз һәм Хезмәт бәйрәмендә нефтьчеләр башкаласында шомыр аллеясы утырттылар. Чираттагы яшел утрау балалар поликлиникасы янәшәсендә, Тельман урамында барлыкка килде. Агач утыртуда район башлыгы Айрат Хәйруллин, “Татнефть” компаниясе профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, Хезмәт Герое Дамир Нуретдинов, профсоюз оешмалары вәкилләре катнашты.