Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел хәйриячесе-2016» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Чара «Пирамида» да узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов Татарстан хәйриячеләре эшчәнлеген югары бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, социаль әһәмиятле проектларга, мохтаҗ гражданнарга Татарстан Республикасында һәрвакыт чын күңелдән ярдәм күрсәтәләр. Бүген бу күркәм гамәлләргә меңләгән кеше кушыла.
“Ел хәйриячесе” исеменә лаек булучылар арасында “Татнефть” компаниясе, “Зенит” банклар төркеме, “Электрощит”, “Татех” җәмгыятьләре бар. Чарада Әлмәттән, шулай ук, күп балалы Трифоновлар гаиләсе дә катнашты.