2017 елның 14 июнендә Әлмәт шәһәре мәшьгульлек үзәгендә Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ бүлеге катнашуы белән "Эшкә алучы көне" үтте.
Беренче катның фойесында эш эзләп килүчеләр, шулай ук барлык теләүчеләр өчен предприятиеның кадрлар хезмәте белән очрашу оештырылды. Ярминкәдә катнашучылар тәкъдим ителгән вакансияләр белән таныша һәм аларны кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.
Чарада 36 кеше булды, 5 кеше Мәшъгульлек үзәге тәкъдим иткән курсларда укып чыгу теләген белдерде, 3 кеше психолог-һөнәри консультанттан үзләренең һөнәри юнәлешен билгеләүгә тест үтте.