ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2017 ел
җомга

19 июнь көнне балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча Республика комиссиясенең җаваплы секретаре И.Х. Гарифуллина белән бергә Татарстан Республикасындагы балаларның хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Г.Л. Удачина катнашуы белән балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү узачак.

Норвегия башкаласы Ослода халыкара тел һәм мәдәният фестивале үтте, анда дөньяның 50 иленнән ансамбльләр һәм иҗади берләшмәләр чакырылган иде. Нефть башкаласыннан "Зиләнт" музыкаль ансамбле фестивальгә Татарстан Республикасының гына түгел, ә бөтен Россиянең вәкиле булып килде.


15
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

15 июнь көнне планетабызда Бөтендөнья җил көне (Global Wind Day) билгеләп үтелә. Аурупа җил энергетикасы асоциациясе һәм Бөтендөнья җил энергиясе буенча советы беренче карашка шулкадәр гадәти булмаган бәйрәмне оештырдылар.

Бүгенге көндә транспорт чараларын техник яктан тикшерү 2011 елның 1 июлендә теркәлгән Федераль законы буенча шушы закон нигезендә аккредитация узган техник тикшерү операторлары тарафыннан алып барыла.

22 июньдә әлмәтлеләр «Свеча памяти» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылачак. Бу көнне һәркем кулына шәм тотып Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның истәлеген яңартачак. 

Иртәгә, 16 нчы июнь көнне Әлмәттә аязучан болытлы һава торышы сакланачак. ТР Гидрометцентры мәгълүмәтләре буенча яңгыр явуы ихтимал, урыны белән көчле җил. Аерым районнарда яшен, төнлә томан, көндез урыны белән боз.

Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан Әлмәт шәһәренең "Нефтьче" мәдәният сараенда традицион тантана узды. 

17 март көнне Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениелары һәм аларның хезмәткәрләре тарафыннан акчалата бүләк алуга сайлау этабын уздырды. Әлмәт муниципаль районы мәдәният идарәсе 6 гариза җибәрде.

Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru

Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү (МСП Корпорациясе) федераль корпорациясе директорлары советы Татарстан Республикасын  ташламалы җиһаз лизингын тормышка ашыру буенча сайлап алу конкурсында  җиңүче итеп игълан итте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International