Әлмәт - урам театры үзәге булачак

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

«Татнефть» компаниясе Санкт-Петербургтан «Странствующие куклы господина Пэжо» театры белән берлектә «Әлмәттә урам театрлары» проектын тормышка ашыра. Әлеге проектның максаты - урам сәнгате буенча үзебезнең коллективны булдыру. 15 июньнән дөньякүләм танылган артист, урам сәнгате өлкәсендәге күренекле профессионал – аргентиналы Loco Bruscaдан мастер-класслар башланып китә. 

Luis «Loco» Brusca – тамашачыларның төрле категорияләре алдында чыгыш ясау буенча күпьеллык эш тәҗрибәсенә ия булган профессиональ урам артисты. Урам интерактивы, ягъни актерның тамашачылар белән үзара хезмәттәшлеге остасы. Loco Brusca спектакльләре кешеләрнең аңын яхшы якка үзгәртүгә юнәлдерелгән һәм тормыш-яшәешебезнең мөһим мәсьәләләрен күтәрә. Ул «serious comedy» жанрында эшли – юморны төп эш коралларыннан берсе итеп файдалана. Испания, Япония һәм башка илләрдә узган күпсанлы фестивальләрдә премия яулаган лауреат. Моннан тыш, буто япон биюе техникасын бөтен камиллегендә белә. 
Loco Brusca – actor-dancer-director. 
"It is an actor without limits, while, mime, clown and a delirious art of improvisation." 
Loco Brusca турында тулырак: www.locobrusca.com 
17 июньдә Loco Brusca урамда ачык занятие үткәрәчәк. Шуның белән аның Әлмәт урам артистлары өчен мастер-класслар курсы тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International