Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 2017 елда 43 муниципаль райондагы 996 объекттан 899 ында эшләр башланган.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
17 июнь көнне 17.00 сәгатьтә аларны Казан кафедраль соборында каршы алачаклар. Икенче көнне, 14 сәгатьтә аларны Петропавловск чиркәвенә алып киләчәкләр. Дүшәмбе, 19 июнь көнне аларны Әлмәт районының Тихоновка авылы Михаил архангел исемендәге чиркәүгә алып киләләр.
Әлмәт районында Виталий Александрийский исемендәге чиркәү барлыка киләчәк.
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Хайдаров Музагит Шайхрази улына 90 ел тулды. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Роза Әфләтунова, ӘМР мәгариф идарәсе начальнигы Дмитрий Садетдинов, 12нче мәктәп директоры Калинина Наиля Әнис кызы, ӘМР мәктәп учреждениеләре хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе Хәйретдинов Әзгәм Хайдар улы, ӘМР ветераннар советы рәисе Самойлов Василий Иван улы, социаль яклау идарәсе начальнигы Гиматдинова Кәдрия Әслах кызы аны истәлекле көне белән тантаналы рәвештә тәбрикләделәр, 12нче мәктәп укучылары җыелган кешеләрне концерт чыгышлары белән шатландырдылар.
Экология елы кысаларында районның 15 авыл җирлеге сулыкларына һәм шәһәр күленә карп, ак амур һәм хан балыгы маймычлары җибәреләчәк. Районның сулыкларына балык җибәрү Әлмәт муниципаль районының табигать саклау чаралары планы нигезендә үткәрелә.
Бүген Әлмәттә ведомстволар хезмәт төркеме утырышы булып узды.
Киңәшмәнең беренче бүлегендә Әлмәтнең иң алдынгы эре предприятиеләре вәкилләре тыңланды, алар 2016 елдагы эшчәнлекләре буенча анализ ясадылар, 2018-2020 елларга социаль-икътисади прогноз ясадылар.
Әлмәт шәһәренең автомобиль юллары идарәсе квартал эчендәге территорияләрндә ремонт эшләрен башлаган. Әйтергә кирәк, бу юнәлештә республика бюджетыннан 50,0 млн.сум акча каралган. Бүгенге көндә ремонт эшләре Чернышевский 33, К.Цеткин 36 урамнарында алып барыла. Гомуми планлаштырылган эшләрдән 30 проценты инде башкарылган.
1 июльдә ГАҖ "Татнефть" ярдәмендә Әлмәт шәһәренең Татарстан нефтенең 60 еллыгы паркында "Hi, Future" дип исемләнгән киләчәк технологияләр паркының күргәзмәсе узачак.
Узган ел белән чагыштырганда, уртача балл 1 балга арткан. Һәм якынча ул 47,1 балл тәшкил итте. Барлыгы профильле математика буенча ЕГЭда якынча 391 мең кеше катнашты.
15 июнь көнне Әлмәт шәһәренең 45 нче санлы "Космос" балалар бакчасында "Космоста фитнес " спорт программасы ачылды. Бу чара җәйге сәламәтләндерү чоры дәвамында һәр атна саен пәнҗешәмбе үткәреләчәк.