Әлмәт районы сулыкларына 3 тонна балык җибәрәләр

2017 елның 16 июне, җомга

Экология елы кысаларында районның 15 авыл җирлеге сулыкларына һәм шәһәр күленә карп, ак амур һәм хан балыгы  маймычлары җибәреләчәк. Районның сулыкларына балык җибәрү Әлмәт муниципаль районының табигать саклау чаралары планы нигезендә үткәрелә. 

Әлмәт экологлары сулыкларны алдан тикшерү үткәрде. Беренче чиратта, сулыклар җылы булырга тиеш. Авыл җирлеге сулыклары бу мәгълүматлар таләпләренә туры килә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International