Әлмәт ветеранын 90-еллыгы белән тәбрик иттеләр

2017 елның 16 июне, җомга

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Хайдаров Музагит Шайхрази улына 90 ел тулды. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Роза Әфләтунова, ӘМР мәгариф идарәсе начальнигы Дмитрий Садетдинов, 12нче мәктәп директоры Калинина Наиля Әнис кызы, ӘМР мәктәп учреждениеләре хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе Хәйретдинов Әзгәм Хайдар улы, ӘМР ветераннар советы рәисе Самойлов Василий Иван улы, социаль яклау идарәсе начальнигы Гиматдинова Кәдрия Әслах кызы аны истәлекле көне белән тантаналы рәвештә тәбрикләделәр, 12нче мәктәп укучылары җыелган кешеләрне концерт чыгышлары белән шатландырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International