Әлмәттә cоциаль-мәдәни юнәлештәге объектларны капиталь ремонтлау һәм төзү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2017 елның 17 июне, шимбә

Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 2017 елда 43 муниципаль райондагы 996 объекттан 899 ында эшләр башланган.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Ирек Фәйзуллин мәгариф учреждениеләрендә капиталь ремонт барышы турында хәбәр итте. 15 июнь көненә бөтен планлаштырылган 146 объектта эшләр бара, шулардан 29 гомуми белем мәктәбе, 7 коррекцион мәктәп һәм 110 мәктәпкәчә белем бирү оешмалары. 

Капиталь ремонт 4 балаларны савыктыру лагерендә инде тәмамланган.

Шулай ук республикада ресурс үзәкләрендә капиталь ремонт уздыру каралган. 15 июнь көненә эшләр 10 объектта алып барыла (финанслауның гомуми күләме - 681,38 млн. сум). 

Мәдәният объектларын капиталь ремонтлау 2017 елда бөтен 44 объектта бара. 

Яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау 28 объектта бара (2017 ел планына 29 объект кертелгән). Шуларның уникесендә эшләр тәмамланган инде (Әлмәт, Зеленодольск, Зәй, Менделеевск, Түбән Кама районнары һәм Казан). 

Ирек Фәйзуллин шулай ук Татарстан Республикасы авыл җирлекләре советлары биналарын капиталь ремонтлау турында, социаль хезмәт  күрсәтү учреждениеләре, муниципаль архив биналарын, сыре абзарлары, яшелчә саклау урыннары һәм силос-сенаж чокырларын төзекләндерү турында хәбәр итте. 

Рөстәм Миңнеханов тикшерүләрне дәвам итәргә йөкләде, аның сүзләренчә подрядчылар ремонт эшләрен намуслы башкарырга тиеш. 

Татарстанда терлек азыгы әзерләү эшләре бара. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте.

Илдус Габдрахманов хәбәр иткәнчә, бүген кырларда азык әзерләү белән бер рәттән ашламалар кертү эше бара. 

"Уҗымнар көчен саклау өчен, инсектицидлар һәм ашламалар өстәп, фунгицидлар белән эшкәртү кирәк. Тәҗрибә күрсәткәнчә, әлеге алым кырларда гектарына яртышар тонна ашлык өстәлүне тәэмин итә", - диде ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары. 

Актуаль темалар турында фикер алышу җирле дәрәҗәдә дәвам итте.

Нәтиҗәләр ясап, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин түбәндәге мәсьәләләрне тикшерү һәм хәл итү буенча шәһәр һәм район хезмәтләренә тиешле күрсәтмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International