Әлмәт районында "Хәтер шәме" исеме астында патриотик акция узды

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Хәтер һәм кайгы көне кысаларында Әлмәт районы Түбән Мактама бистәсендә яшәүчеләр "Ватанны Саклаучылар" мемориаль комплексы янында  шәмнәр кабызып, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларын искә алдылар. 

Акциядә Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, иҗтимагый оешма вәкилләре, шулай ук Түбән Мактама авыл халкы. катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International