Әлмәт районындагы Иске Суркино авылында авылында унберенче тапкыр Кама аръягында гомер итүче чуашларның фольклор бәйрәме – “Учук” фестивале узачак.
Традиция буенча чуаш мәдәнияте фестиваленә Татарстан районнарыннан гына түгел, Чуашстаннан, Самар һәм Чиләбе өлкәләреннән дә бик күп кунаклар җыела. Учук – чуашларда иген үскән басу-кырлардан мул уңыш өмет итеп дога кылу йоласы. Иске Сүркино авылы халкы торгызган бу бәйрәмне уздырырга бүген республика тарафыннан ярдәм күрсәтелә. Ул инде күптән туганнар һәм дусларның очрашу урынына әверелде.
Нефтьчеләр гамәлгә куйган проект тәмам – «Технорама»дагы экспонатлар шушы көннәрдә Швейцариядәге фәнни үзәккә кайтарылачак.
25 нче июнь көнне Әлмәт шәһәренең Үзәк мәчетендә гает намазы узачак. Башлана 6.00 сәгатьтә.
Шушы көннәрдә Әлмәт шәһәренең яшьләр үзәгендә Әлмәт муниципаль районының Яшьләр җәмәгать палатасының киңәйтелгән утырышы узды. Бу чарада Татарстан Республикасының Яшьләр җәмәгать палатасының председателе Ильдар Суфияров та катнашты.
Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе балалар ялы сораулары буенча «кайнар линия» ачкан.
Татарстан Республикасының социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итү өчен сезгә uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында, социаль яклау органнарына шәхсән мөрәҗәгать итмичә, тулысынча электрон формада гариза тапшыру һәм берничә дәүләт хезмәтләрен алу мөмкинлеге биреләчәк.
Безнең тормышта һәрвакыт яхшылыкка да урын бар. Шунысы куанычлы, безнең янәшәбездә башка кешеләрнең бәхетсезлегенә битараф булмаган кешеләр бар. Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында өлкән яшьтәге кешеләр төрле сәбәпләр буенча бер гаилә булып, бер йортта яшиләр. Биредә алар турында кайгырталар. Интернат аларның һәркайсы өчен дә лаеклы һәм тыныч тормыш гаранты.
Муниципаль берәмлекләрендә яшәүче кешеләрнең ил тормышында активрак катнашуын максат итеп куеп, "РусРегионИнформ" ИА һәм "Россия икътисадый сәясәте" журналы редакциясе http://rusregioninform.ru/predstavitelstvo Россия субъектларындагы муниципаль берәмлекләренең вәкиллеген формалаштыра.
25 нче июнь көнне "Яшел Фитнес" социаль-спорт хәрәкәтенең бушлай тренировкалары шәһәрнең 5 мәйданчыгында узачак. Бу чара Яшьләр көненә багышланган.
2017 елның май аеның соңгы декадасында һәм июнь башында Татарстан Республикасында торак йортларның тәрәзәләреннән кече яшьтәге балаларның 5 егылып төшү очрагы теркәлгән. Шуларның икесе үлемгә китергән, 3 очракта балалар авыр травмалар алган.