23 июнь көнне 10.00 сәгатьтә Әлмәттә беренче тапкыр Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты “2017 елда Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү” мәгълүмати-консультацион семинар үткәрә. Бу чарада ТИК "Татарстан Республикасында эшкуарлыкка ярдәм итү фонды” генераль директоры Афонин Андрей Геннадьевич катнашачак.