Быелгы бәйге Мәмәттә "Актау" хуҗалыгында узды. Традицион сыер савучылар һәм көтү яңарту буенча технологлар һәм механизаторлар арасында уздырылган бәйге ел саен истә калырлык итеп оештырыла һәм район терлекчеләренең, хезмәт ветераннарының үзенчәлекле сабан туен хәтерләтә. Араларында яшь белгечләр, мәктәп укучылары да бар иде. Бәйгедә килүчеләрне район башлыгы Айрат Хәйруллин сәламләде. Ул үзенең чыгышында районда авыл хуҗалыгы фидакарьләре хезмәтенә олы рәхмәтен белдерде.
Бәйге азагында җиңүчеләр билгеләнде.