11 июль көнне 14.00 сәгатьтән бирле Әлмәт үзәк район хастаханәсендә Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе белән Әлмәт районында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчесе Харисова Светлана Ильфик кызы тарафыннан берләштерелгән гражданнарны кабул итү үтәчәк.
Ачык төсләргә буялган һәм яхшы кәеф бүләк итә торган картиналарның авторы – Лана Медвецкая. «Рисованный Экватор» халыкара арт-проекты илчесе тумышы белән Әлмәттән. Шуңа күрә бу күргәзмә авторның үзе өчен дә зур әһәмияткә ия.
– Мин биредә тудым, биредә мәктәп бетердем. Укыган вакытта ук картиналар галереясенә йөрергә ярата идем, – дип сөйләде ул күргәзмәне ачу тантанасына килгән күпсанлы дуслары, якыннары һәм сәнгать сөючеләрне сәламләп.
Академик, професор, Россяинең халык рәссамы Петр Козорезенконың укучысы булган Лананың иҗаты үз эченә рәсем сәнгатеннән тыш курчаклар ясау осталыгын да сыйдыра. Аның хезмәтләре Россия, Япония, Европа һәм Америка шәхси коллекционерлары фондында саклана. Лана Медвецкая бүген иң танылган заманча рәссамнарыннан санала.
Беренче тапкыр бәйрәмне оештыручылар Сабантуе тамашачылары һәм кунаклары арасында призлар уйнату уздырачаклар. Уйнатуда купонны тутырган һәр кеше катнаша алачак. Купоннарны мәйданга керү урынында таратачаклар.
5 июль көнне Әлмәттә ел саен уза торган "Безнең заман" Татарстан Республикасының эшләүче яшьләренең ачык республика телевизион фестиваленә әзерләнү һәм аны уздыру буенча киңәшмә үтте.
10 июльдән башлап эшләр тәмамланганчыга кадәр Тимирязево урамының Радищева урамыннан Габдулла Тукай проспектыны кадәр участогында һәм Совет урамының РТСтан алып Заречная урамына кадәр транспорт хәрәкәте туктатыла.
Кичә Әлмәт шәһәре балалар китапханәсененең 7 нче номерлы филиалында "Мин өйдә үзем генә булганда" дип исемләнгән кызыклы әңгәмә узды. Бу чарада "Лукоморье" балар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты.
Бүгенге көндә Татарстан кадастрында территорияләрне куллануның аерым шартлары булган 71 меңнән артык зона турында мәгълүмат тупланган. Аларның арасында электр тапшыру линияләре, магистраль торбаүткәргечләр, бүлү газүткәргечләре, су саклау зоналары, сәнәгать объектларының санитар-саклау зоналары һ.б.
28 июнь көнне ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында югары һәм урта һөнәри уку йортлары арасында узган Спартакиада җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Әлмшт физик көллияте волейбол командасы Вячеслав Фетисов кулыннан беренче урын өчен диплом өчен диплом һәм спорт инвентаре алырг өчен 110 мең сумга сертификат.
Бүген, 5 июль көнне Лаеш районы басуында "Бөтенроссия кыр көне-2017" агросәнәгать форум-күргәзмәсе ачылышы тантанасы булып узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев, Кытай Халык Республикасының авыл хуҗалыгы министры Хань Чанфу, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстанның вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башкалар катнаша.
7 июльдан алып 16 июльга кадәр Казан шәһәре спорт объектларында III Бөтенроссия пляж уеннары узачак. Уеннар 11 майданчыкта узачак. Алар Су спорт төрләре сарае һәм Кремль яр буе урамында урнашачак.