Бүгенге көндә Татарстан кадастрында территорияләрне куллануның аерым шартлары булган 71 меңнән артык зона турында мәгълүмат тупланган. Аларның арасында электр тапшыру линияләре, магистраль торбаүткәргечләр, бүлү газүткәргечләре, су саклау зоналары, сәнәгать объектларының санитар-саклау зоналары һ.б.
Россия икътисади үсеш министрлыгы аңлатуы буенча, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына территорияләрне куллануның аерым шартлары булган зоналарның чикләре турында мәгълүматларны кертү дәүләт идарәсе һәм җирле үзидарә органнары белән килешү нәтиҗәсендә башкарылырга тиеш.