Әлмәттә "Безнең заман" фестиваленә әзерләнү һәм аны уздыру буенча киңәшмә үтте

2017 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

5 июль көнне Әлмәттә ел саен уза торган "Безнең заман" Татарстан Республикасының эшләүче яшьләренең ачык республика телевизион фестиваленә әзерләнү һәм аны уздыру буенча киңәшмә үтте.

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хусаинов, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, "Йолдызлык" республика сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итү үзәге директоры, фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, "Татарстан Республикасының предприятиелары һәм оешмалары яшьләре берләшмәсе" региональ иҗтимагый оешмасы советы рәисе Айдар Сагетдинов, ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Роза Әфләтунова катнашты.

Искәртик, фестивальдә катнашу өчен документлар җыю башланды, ул 18 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашучылар өчен таләпләр шул ук, 18 дән алып 35 яшькә кадәр булган яшьләр катнаша ала. Тулырак мәгълүматны  http://bzzm.ru  сайтында һәм http://mpt.tatarstan.ru/rus/televizionniy-festival-rabotayushchey-molodezhi.htm  сайтында алырга була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International