ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Бу көнне чаралар бик кызыклы булачак.Күнегүләр ясарга гаиләләр, дуслар белән килергә була.11:00-11:30 – бодрящая зарядка;

11:40-12:10 – функциональ тренинг;

12:20-12:50 – стретчинг.

 zelfi.ru/almetevsk/events/138 (+5 балл рейтингта катнашкан өчен)

 

8 июль көнне "Шәһәрнең мәдәни мохите" проекты чаралары 7 мәйданда узачак.

Әлмәт пляж волейболчылары Казаннан 5 призлы урын алып кайттылар. Барлыгы 12 урын иде. Пляж спорт төрләре Үзәге мәйданчыгында 1-2 июль көнне ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында пляж волейболы буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. 

«Йолдызлы десант» республика проекты программасы авыр тормыш шартларында тәрбияләнүче балалар өчен 2006 нчы елдан яшьләр һәм спорт эшләре буенча ТР министрлыгы тарафыннан тормышка ашырыла. Икенче ел рәттән "Жемчужина" Әлмәт торба заводы җәйге лагеры базасында "Йолдызлы десант"  палаткалы лагереның республика сменасы эшләп килә. Шушы көннәрдә 1 сменага Татарстанның 5 районыннан балалар җыелды. 

Әлеге проект балалар поликлиникасында тормышка ашырылачак. Шлеге уңайдан район башлыгы Айрат Хәйруллин поликлиниканың җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре белән очрашу-киңәшмә уздырды.

Лана Медвецкая – Россиянең популяр заманча рәссамнарның берсе. Ул 1976 елның 17 нче маенда профессиональ рәссамнар гаиләсендә туа. Ул гаилә традициясен дәвам итүче бишенче буын рәссамы. Лана үз тормышын сәнгать белән бәйләгән. 

2017 елның 04 июль көнне 10.00 сәгатьтә башкарма комитетның зур залында Әлмәт муниципаль районы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы тарафыннан уздырылган атларны сату буенча ачык аукцион үтте.  

13 июльдән алып 27 июльгә кадәр  Әлмәттә Jump Energy командасы акробатлары сикерә торган ходулилар - джамперларда йөрү буенча мастер-класслар күрсәтәчәкләр. 

Проект "Татнефть" компаниясе инициативасы һәм ярдәме белән гамәлгә ашырыла. 

13 июльдә мастер-класста катнашучыларны сайлап алу чарасы узачак.


4
июль, 2017 ел
сишәмбе

“Kazan-Arena” стадионы – футбол буенча узган Конфедерацияләр кубогы турнирында иң яхшы стадионнарның берсе булып танылган. Уенчылар да, җыелма командаларның тренерлары да стадионның уңайлылыгына, газон сыйфатына югары бәя биргән. Бу хакта бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов билгеләп узды.

Министр стадионда газонның озак кына әзерләнгәнен, иң заманча технология кулланылганын белдерде. “Бүген “Казан-Арена” теләсә нинди дәрәҗәдәге турнир уздыру өчен уңышлы стадион дияргә була”, - диде ул.

Владимир Леонов, матч алдыннан тренировкалар үткәрү өчен, “Рубин”, “Электрон” стадионнары тулысынча реконструкцияләнүен билгеләп үтте. “Үзәк стадионда газон алмаштырылмады, косметик процедуралар гына үткәрелде. Барлык объектлар тулысынча ФИФА таләпләренә яраклаштырылды. Тренировка мәйданчыклары буенча бары тик уңай бәяләмәләр генә ишеттек. Иң яхшы җыелмалар шул стадион кырларында шөгыльләнде. Әлеге тренировка мәйданчыклары Казанда 2018 нче елда узачак футбол буенча Дөнья чемпионатында да файдаланылачак. Шулай ук, “Динамо” стадионы да тренировка өчен эшкә җигеләчәк, моның өчен тиешенчә әзерләнәчәк. “Идел” яшьләр үзәге, “Ак Барс” хоккей клубы базасы, “Казан” тау чаңгысы комплексы, “Рубин” футбол клубы базалары да тренировка уздыру өчен эшкә җигеләчәк. Моның өчен алар үзгәртеп корылачак. Реконструкция эшләре 2017 елда төгәлләнергә тиеш дип көтәбез”, - дип белдерде Владимир Леонов.

Искәртеп үтик, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты Россиянең 11 шәһәрендә узачак. Казанда 16, 20, 24 һәм 27 июнь көннәрендә төркемле этапның дүрт уены, 30 июнь һәм 6 нчы июльдә плей-офф матчлары узачак. 2017 елның 1 нче декабрендә Мәскәүдә жирәбә салу оештырыла.

 

ТР буенча гидрометеорология идарәсе хәбәр итүенчә, 5-7 июль көнне төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы җирлегендә, Казанда, шулай ук Әлмәттә яшенле яңгыр, боз явуы, көчле җил булуы ихтимал.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International