Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан "Лукоморье" 29нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бүген Әлмәт халкы һәм кунакларына акчәчәкләрдән ясалган оригами бүләк иттеләр, аларның таҗларында олыларга чын күңелдән теләкләр язылган иде.
Бүген 16 кешедән торган велосипедчылар группасы Әлмәткә килде. Монда алар өчен кунакчыл кабул иттеләр, хәзер алар шәһәрнең истәлекле урыннары белән танышалар.
Беренче тапкыр бәйрәмне оештыручылар Сабантуе тамашачылары һәм кунаклары арасында призлар уйнату уздырачаклар. Уйнатуда купонны тутырган һәр кеше катнаша алачак. Купоннарны мәйданга керү урынында таратачаклар.
Гражданнарның сораулары, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча Татарстанда "Халык контроле", ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының бердәм тәүлек буена эшли торган "кайнар линия" телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында "Гражданнарның мөрәҗәгатьләре" бүлегендә интернет-кабул итү эшли.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 3 нче августына билгеләнгән Әлмәт шәһәре территориясендә шәхси торак төзелеше өчен бүлеп бирелгән 3 җир участогын арендага алу шартнамәләрен төзү хокукына ачык сатулар аукцион сатулары турында хәбәр итә.
2 июль көнендә Зәй муниципаль районында булган юл һәлакәтеннән соң Әлмәттәге «Татнефть» ГАҖ МСЧнә 6 кеше китерелде.
Шәһәр һәм районкүләм бәйрәм елдагыча мәйданда узачак. Программа бик кызыклы һәм мавыктыргыч. Елдагыча Әлмәт һәм ТР артислары чыгыш көтелә. Стәрлетамактан һәм Түбән Камадан да артистлар киләчәк. Аттракционнар һәм уен мәйданчыклары эшләячәк.
11 июль көнне 14.00 сәгатьтән бирле Әлмәт үзәк район хастаханәсендә Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе белән Әлмәт районында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчесе Харисова Светлана Ильфик кызы тарафыннан берләштерелгән гражданнарны кабул итү үтәчәк.
Ачык төсләргә буялган һәм яхшы кәеф бүләк итә торган картиналарның авторы – Лана Медвецкая. «Рисованный Экватор» халыкара арт-проекты илчесе тумышы белән Әлмәттән. Шуңа күрә бу күргәзмә авторның үзе өчен дә зур әһәмияткә ия.
– Мин биредә тудым, биредә мәктәп бетердем. Укыган вакытта ук картиналар галереясенә йөрергә ярата идем, – дип сөйләде ул күргәзмәне ачу тантанасына килгән күпсанлы дуслары, якыннары һәм сәнгать сөючеләрне сәламләп.
Академик, професор, Россяинең халык рәссамы Петр Козорезенконың укучысы булган Лананың иҗаты үз эченә рәсем сәнгатеннән тыш курчаклар ясау осталыгын да сыйдыра. Аның хезмәтләре Россия, Япония, Европа һәм Америка шәхси коллекционерлары фондында саклана. Лана Медвецкая бүген иң танылган заманча рәссамнарыннан санала.
Беренче тапкыр бәйрәмне оештыручылар Сабантуе тамашачылары һәм кунаклары арасында призлар уйнату уздырачаклар. Уйнатуда купонны тутырган һәр кеше катнаша алачак. Купоннарны мәйданга керү урынында таратачаклар.