Бүген, 5 июль көнне Лаеш районы басуында "Бөтенроссия кыр көне-2017" агросәнәгать форум-күргәзмәсе ачылышы тантанасы булып узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев, Кытай Халык Республикасының авыл хуҗалыгы министры Хань Чанфу, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстанның вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башкалар катнаша.