ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2017 ел
дүшәмбе

Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru

Ярышлар 2 сентябрьдә «Нефтьче» мәдәният сарае янында старт алачак. Ярышларда катнашыр өчен  http://www.tatar.run сайтында регистрация үтәргә кирәк.

Бердәм сайлау көнендә, 10 сентябрьдә, Әлмәт районында өстәмә сайлау узачак. Әлмәтлеләр шәһәр Советына депутатлыкка кандидатлар сайлый. 

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенә 14 августтан алып 23 августка кадәр ачык "кайнар линиягә" Төркия Республикасында булуга кагылышлы килешүләрне өзү өлкәсендә хокукларны гамәлгә ашыру белән бәйле сораулар буенча туристлар хезмәтләрен кулланучылардан 103 мөрәҗәгать керде (шул илдә ял итүче гражданнарның энтеровирус инфекциясен эләктерү очракларының ешлануы сәбәпле). 

Әлмәт районының Түбән Абдул авылында 26 нчы август көнне тыл ветераннарына һәм Әфган, Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга багышланган мемориал комплекслар ачылды. Түбән Абдул һәм Елховой авылларын  күпер генә аерып тора. Ике авыл халкы да бөек ватан сугышында җиңү өчен зур өлеш керткән.

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә мәгариф идарәсе башлыгы Дмитрий Садетдинов "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясенә йомгак ясады. 

Киңәшмә яңа кадрлар билгеләнү турында игълан итүдән башланды.  Бүгенге көннән “Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүнең күпфункцияле үзәге” ДБУ Әлмәт филиалы башлыгы вазыйфасына Мусин Илдар Фәритович билгеләнде. 

Соңгы җәй якшәмбесендә Әлмәттә «Яшел Фитнес» социаль-спорт юнәлешенең атна саен үткәрелә торган чаралары узды. "ЯФ кино көне" тематикасы астында бушлай күнекмәләр шәһәрнең 5 мәйданында үтте:  «Яшьлек»,  «Шамсинур» скверлары,  «Алнас» стадионы, шәһәр  пляжы, шәһәр паркы.

"Нефтяник" хоккей клубы кубогына ярышлар  узды.. Көрәш соңгы минутка кадәр дәвам итте. азакта ХК "Нефтяник" җиңү яулады.

Нефтьчеләр башкаласында тиз арада зур арт-проект старт алачак. Аның нигезенә 7 алма турында татар әкияте ятты. Ул балаларның кеше тормышында иң зур шатлык, барлык материаль байлыклардан да кадерлерәк булуы турында сөйли. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International