Нефтьчеләр башкаласында тиз арада зур арт-проект старт алачак. Аның нигезенә 7 алма турында татар әкияте ятты. Ул балаларның кеше тормышында иң зур шатлык, барлык материаль байлыклардан да кадерлерәк булуы турында сөйли.
Төрле шәһәрләрдән килгән урам рәссамнары Ленин урамы, 75в буенча урнашкан зуо бинаны, Нефтьчеләр һәм Гафиатуллин урамнарындагы Әлмәт җылылык челтәрләренеж пар казаннары бинасы резервуарларын һәм Бигәш урамында урнашкан 123 йортны бизәкләячәкләр.
Шул проект кысаларында 1 сентябрьдән алып 3 сентябрьгә кадәр Әлмәттә "Кванториум" технопаркында "Әкияттән сүрәткә" белем алу ял көннәре узачак. Атаклы рәссамнар мастер-класслар үткәрәчәкләр.