Бүген Казанда триатлон буенча IRONSTAR SPRINT & 113 KAZAN 2017 халыкара ярышлары булып узды. 11 илдән килгән һәм Россиянең төрле төбәгеннән җыелган 2000 кеше, 250 команда, 800 дән артык һәвәскәр җитезлектә көч сынашты. Ярышлар өч дисциплинада – йөзү, йөгерү һәм велосипедта узышу буенча үтте.
30 августта Әлмәттә Татарстан Республикасы көненә багышланган концертлар үтәчәк. Бәйрәм чарасы Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында узачак.
Бүген киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Торак төзелеше, капиталь ремонтлау турында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Актуаль мәсьәләләр турында урыннарда да фикер алыштылар.
Әлеге чара узган уку елына йомгак ясап, бер еллык эшчәнлеккә нәтиҗә чыгару гына түгел, ә яңа уку елына старт бирү дә әле.
Гадәттәгечә быелгы август киңәшмәсенә дә мәгариф вәкилләре генә түгел, ә район җитәкчелеге һәм мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Интерактив мәйданчыклар күргәзмәсе белән башланып киткән чара соңрак пленар киңәшмәдә дәвам итте.
Быелгы киңәшмәнең темасы болайрак яңгырады: “Әлмәт районы мәгариф системасының стратегик юнәлешләре буларак этномәдәни һәм тәрбияви компонентлар”. Шуңа күрә чыгышларның күбесе милли һәм этномәдәни тәрбиягә өстенлек биреп төзелгән иде.
Социаль яктан мөһим проектларны һәм кеше һәм гражданин хокукларын һәм иреген яклау өлкәсендәге проектларны тормышка ашыра, граждан җәмгыяте институтларын үстерүдә катнаша торган коммерцияле булмаган хөкүмәт тарафыннан якланмаган оешмаларга 2017 елда дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтүне тәэмин итү турындагы карар нигезендә граждан җәмгыятен үстерү буенча президент грантларының фонд-операторы 2017 елда коммерцияле булмаган хөкүмәт тарафыннан якланмаган оешмаларга, шул исәптән "граждан сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау" юнәлеше буенча, грант бирү буенча 2 бәйге уздыра.
Ремонт эшләрен тәмамлау максаты белән 28 августтан алып 31 августка кадәр Тельмана, 61 урамында урнашкан балалар поликлиникасы авыруларны кабул итмәячәк.
16 сентябрь көнне Әлмәттә “Татарстан Кроссы” ярышлары узачак. Әлеге ярышлар халык арасында спорт һәм физик тәрбияне популярлаштыру максатында оештырыла.
Чара 27 се көнне барлык 5 мәйданчыкта да узачак.
Программада:
10:00-10:30 – Кроссфит – зарядка.
10:40-11:10 – Functional and smile training.
11:20-11:50 – Хатха йога.
Бүген күп балалы Захарчук гаиләсендә бәйрәм. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе кысаларында район башлыгы Айрат Хәйруллин киләчәк беренче класс укучысы Данил Захарчукка спорт формасын, ранецны, куртканы, өс киемнәрен һәм аяк киемнәрен бүләк итте. Киләчәк укучы шигырь укыды һәм яхшы укырга сүз бирде. Калган балаларга Никита, Кирилл, Павел, Данилга шулай ук өс киемнәре, аяк киемнәре, татлы ризыклар, һәм дә велосипед тапшырылды.
28 август көнне 15.00 сәгатьтә «Теннис-сити» спорт үзәге территориясендә "Татнефть ГАҖ" генераль директоры кубогы" Бөтенроссия балалар теннисы турниры ачылачак.