Башкортстанның Туймазы районында тилчә чире килеп чыккан. Үрмәкәй һәм Йөрмөхәмәтов авылларында карантин кертелгән.
5 октябрьдән районда гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Чир ачыкланган торак пунктлардан юллар ябылган, пропуск посты булдырылган, йортларда һәм фермаларда белгечләр дезинфекция үткәрә башлаган.
Тилчә – хайваннар авырый торган вируслы чир, аның белән кешеләр авыруы да билгеле. Кешеләр кайнатмаган сөт һәм пешеп бетмәгән ит ашаганочракта чирне йоктыра ала. Инфекция чирле хайваннар янында йөргәндә дә эләгергә мөмкин.
Шуның белән бәйле Әлмәт районы дәүләт ветеринариясе район һәм шәһәр халкын сак булырга, рөхсәт ителмәгән һәм ветеринар белешмәләре булмаган урыннардан сөт һәм сөт ризыклары, ит сатып алмаска чакыра.
Әгәр дә терлекне урамнарда сату очраклары ачыклана икән, район ветеринария идарәсенә 8(8553)31-82-82 буенча шалтыратырга өндибез.