2017 елда Дәүләт торак инспекциясе 43 муниципаль берәмлектәге күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау объектларында 3 мең 581 тикшерү үткәргән. Нәтиҗәләр буенча 17 муниципаль берәмлектә 54 куркынычсызлык техникасын бозу очраклары ачыкланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, 2017 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы Казанда 931 йортта яңа шәхси җылыту пунктларын урнаштыру чаралары исәбенә арттырылды. Бүгенгә бөтен эшләрне башкару күләме - 94 %, 4 млрд. 772 млн. сумга.
ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы билгеләгәнчә, мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау пландагы 146 объекттан берсендә генә дәвам ителә - Казандагы 28 номерлы гимназиядә.
Мәдәният объектларын капиталь ремонтлау буенча агымдагы елда 44 учреждениене төзекләндерү каралган. 5 октябрь көненә эшләр капиталь ремонтның 5 объектында дәвам ителә. Утыз тугызында эшләр тәмамланган.
2017 ел планында Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт амбулатория-поликлиника учреждениеләренең 74 бинасында капиталь ремонт эшләре каралган. 5 октябрь көненә эшләр бөтен объектларда да алып барыла. "Башкарылган эшләрнең гомуми күләме - 49 %", - дип хәбәр итте Ирек Фәйзуллин.
Актуаль мәсьәләләр урыннарда да каралды. Киңәшмәне район башлыгы Айрат Хәйруллин үткәрде. Районда кешеләрне авария йортларыннан күчерү буенча актив эш алып барыла. Киләсе көннәрдә 32 гаиләне Галеева урамы, 31 адресы буенча урнашкан яңа фатирларга урнаштыру планлаштырылган.