ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2017 ел
җомга

ТР  Гидрометүзәге иртәгә, һәм якшәмбе көнне болытлы һава булачак, дип хәбәр итә. Яңгыр явуы ихтимал.Минималь температура төнлә +6..+11º,максималь температура көндез +9..+14º.

Әлмәт-Лениногорск трассасында 31 октябрьгә кадәр ремонт белән бәйле юлның участогын (км 32+109 – км 34+100) ябачаклар.

Семинар  «Баланы үстерү үзәге" – 22 нче "Алсу" балалар бакчасы базасында оештырылды. Анда экологик тәрбия бирү ысуллары турында сүз алып барылды.

Иминият өлкәсендә хезмәт күрсәтүчеләр бүген һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узалар.Бу көн РСФСР Дәүләт иминияте барлыкка килгән көн белән бәйле. 

 «Нефтяник» Түбән Тагилдан  «Спутник» командасы белән ярышты. Өч периодта да берәр алка тагиллылар капкасына озатылды. 


5
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 05 октябрендә Әлмәт муниципаль районының башкарма комитетында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарының вазыйфаларын үтәүче Лаптева Светлана Владимир кызы җитәкчелеге астында "Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен эш урыннарын эзләү һәм оештыру" темасына түгәрәк өстәл узды. 

Әлмәт музее хезмәткәрләре «Музей нәрсәдән башлана...” дигән региональ семинарда катнаштылар. Ул белем бирү учреждениеләрендә тәрбия-белем бирү процессында музей педагогикасын куллануга багышланды. 

 

2017 елның 27 - 28 октябрендә “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” ТИА Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсын үткәрә. Чара “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында уза.

Семинар 4 нче мәктәп базасында оештырылды һәм ул техник юнәлештә үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International