Бүген Казанда физик культура, спорт һәм туризм Идел буе дәүләт академиясенең концерт залында III республика "Мәктәп экопатрулендә" җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Аны ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы оештырдылар.