Бүген тыл хезмәтчәне, Әлмәттә яшәүче Габдрахманова Хәмидә Нәбиулла кызы юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны котларга Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова үзе килде.
Ватанны саклаучылар фонды һәм Әлмәт районы башкарма комитеты координаторлары ярдәмендә МХОда һәлак булган катнашучыларның гаиләләре Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында булдылар.
Иртәгә, 21 июньдә, Әлмәттә болытлы һава көтелә. Кечкенә һәм уртача яңгыр, төнлә урыны белән. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Көндез урыны белән яшен. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан: төнлә 4-9 м/с; көндез 6-11 м/с, урыны белән 14 м/с кадәр, яшен вакытында кыска вакытлы көчәю 15-17 м/с.
Әгәр гаиләдә бала туган икән, ата-аналар, кеременә һәм эшкә урнашуына карамастан, 26941,71 сум күләмендә пособие (район коэффициентын исәпкә алып) рәсмиләштерә алалар.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Безнең ишегалды» программасы Әлмәт районында уңышлы гамәлгә ашырылуын дәвам итә.
Миңлебай торак пунктындагы радиотелеүзәктә 2025 елның 25 июнендә 1:00 сәгатьтән 8:00 сәгатькә кадәр радиотапшыруларның һәм цифрлы эфир телерадиотапшыруларының аналог форматындагы программаларны сүндереп, антенна-фидер җайланмаларының каты линияләрен монтажлау эшләре башкарылачак: «Россия радиосы + Татарстан радиосы»; «Вести ФМ»; «Маяк» радиосы; РТРС-1; РТРС-2.
2025 елда Бөек Ватан сугышы башлануның кайгылы датасы якшәмбегә туры килә. Бу уңайдан Әлмәттә истәлекле чаралар узачак.
Бүгенге көндә резина өслек монтажланган, урамнарны яктырту челтәрләрен төзү эшләре алып барыла, бу кичке вакытта да яраткан спорт төрләре белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк.
Дмитрий Тимошенков, фотограф һәм Россия журналистлар берлегенең Әлмәт бүлеге әгъзасы, гадәти тормышын калдырып, Ватанны яклау өчен алгы сызыкка китте.
Хезмәт хакын конвертларда түләү-иминият кертемнәрен һәм НДФЛ түләүдән читләшүнең иң еш ысулларының берсе. Бу очракта хезмәткәргә рәсми рәвештә күләме хезмәт килешүендә язылган керемнең бер өлеше генә түләнә, ә калган өлеше күләме, түләү тәртибе һәм вакыты, шулай ук аны алу ихтималы бернинди документлар белән дә беркетелмәгән конвертта бирелә.