«Ватанны саклаучылар» МХО катнашучыларына ярдәм итү дәүләт фондының Әлмәттәге филиалы яңа адрес буенча урнашкан: ӘМР социаль яклау идарәсе, Клара Цеткин ур., 54а, 109 кабинет. Элегрәк филиал «НУР» яшьләргә психологик ярдәм үзәгендә булган.
Филиал МХО ветераннарына һәм аларның якыннарына ярдәм итүгә юнәлдерелгән хезмәтләрнең киң спектрын күрсәтә. Фонд эшенә һәм аңа күрсәтелә торган ярдәмгә кагылышлы барлык сораулар буенча 8(8553) 42-47-57 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Филиал эш көннәрендә дүшәмбедән җомгага кадәр, 8:00 дән 17:00 гә кадәр эшли. Төшке аш тәнәфесе-12:00 дән 13:00 гә кадәр.