Сезне «Күрше» ишегалды вакыйгалары халык бәйгесенең өченче җиңүчесе белән таныштырабыз!
«Россия Студентлар отрядлары» ның Татарстан төбәк бүлекчәсеннән «Сайлау территориясе: һөнәрләр шәһәре» проекты Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган конкурста җиңүчеләрнең берсе булды.
Проектның төп максаты - Әлмәт яшүсмерләренә үзләренең һөнәри киләчәкләренә аңлы рәвештә беренче адым ясарга ярдәм итү.
Август аенда Әлмәтнең өч ишегалды чын «һөнәрләр шәһәре» нә — интерактив мәйданчыкка әвереләчәк, анда 12-17 яшьлек укучылар һәм аларның әти-әниләре иң кирәкле белгечлекләр турында белә һәм үзләрен эштә сынап карый алачак.
Ишегалларында студотрядларның интерактив стендлары, студотрядларда катнашучылар белән диалоглар, һөнәри юнәлеш бирү мастер-класслары, төрле һөнәрләр образларында якты фотозоналар, шулай ук партнерлардан бүләкләр уйнату оештырылачак.